Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәизә Нурмөхәммәт кызы Зәйниевага 90 яшь тулды.

Фәизә Нурмөхәммәт кызы Әлки районының Түбән Әлморза авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында пенсиягә чыкканчы да туган авылында терлекчелек фермасында эшләгән.

1994 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченә.

Фәизә Нурмөхәммәт кызы 3 бала тәрбияләп үстерә, 5 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар.

Котлауларга территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Резеда Йосыпова да кушылды.

Сишәмбе, 27 ноябрь 2018, 14:04