Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә. Партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева, Шәһәр Советы депутатлары Юрий Голубев һәм Альберт Петров, шәһәр мэрының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе Диләрә Галимова, адвокат Валерий Гуляев халык белән очрашулар уздырдылар.

Чаллыда яшәүчеләр барыннан да ешрак торак-коммуналь хуҗалыкны оештыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Әйтик, шәһәр микрорайоннарының берсендә яктырту үткәрү, квартал эчендәге юлларны ремонтлау буенча үтенечләрен җиткерделәр. Шулай ук Яңа ел чараларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтүне сорадылар.

Шәһәр Советы депутатлары Сергей Снарский, Олег Коробченко, Иван Шигинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә дә «Бердәм Россия» фракциясенең халык белән очрашулары уза.

2 декабрьгә кадәр Чаллы халкы өчен Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, юристлар, нотариуслар һәм башка белгечләр консультацияләр үткәрәчәк. Кабул итүгә (8552) 37-45-69 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 08:43