Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Мода һәм стиль» модельерлар һәм кием дизайнерлары региональ фестиваленең сайлап алу туры узды. Үзләренең дизайнер идеяләрен 15 яшьтән 60 яшькә кадәрге 150 дән артык катнашучы тәкъдим итте. Конкурста катнашучыларның эшләрен компетентлы жюри бәяләде: «КАМАЗ» мәдәният йорты директоры Динара Динушова, тегү эшләнмәләре конструкторы, шәһәр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Ольга Никитина, стилист-имиджмейкер, кием дизайнеры Илсөя Борис, дизайнер, «Да – Да» балалар сәнгать мәктәбе педагогы Валерия Нәбиуллина, 1нче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулловалар.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча фестиваль номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Призерлар исемнәре белән биредә танышырга мөмкин.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 10:24