Мы в социальных сетях

«Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе Татарстан Республикасы буенча РПБнең иң яхшы җирле бүлеге республика конкурсында 1 урынны алды. Җиңүчеләргә һәм Чаллы активистларына бүләкне Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге рәисе Людмила Мишина тапшырдылар.

Яр Чаллыда Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе 12 ел эшли һәм аның сафларында өч меңнән артык чаллылы исәпләнә. Автокаланың пенсионерлар берлеге "көмеш” яшьтәге кешеләрне компьютерга өйрәтү буенча актив эш алып бара. Бу уку елында өлкән яшьтәге гражданнарга белем бирү һәм аралашу өчен Өченче буын университетының 11 сезоны старт алды. Социаль проектны гамәлгә ашыру барышында Чаллы өлкән буынының сигез меңнән артык кешесе укытылган.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 11:38