Мы в социальных сетях

Татарстанда «Үсеш локомотивлары» Стратегик инициативалар конкурсы башланды. Конкурс сәнәгать секторы, икътисад һәм идарә өлкәсендәге 40 яшькә кадәрге профессионаллар, «икътисад» һәм «менеджмент» юнәлешләре буенча чыгарылыш курсларында белем алучы студентларга юнәлдерелгән. Проект җиңүчеләре Татарстан предприятиеләрендә стажировка узу һәм эшкә урнашу мөмкинлеге алачак, алар арасында – «КАМАЗ» ААҖ автогиганты, «Ак барс банк», «Алабуга» МИЗлар бар. Инде эшләүче финалистлар үзләренең һөнәри күнекмәләрен үстерә һәм карьера үсешенә исәп тота ала.

Конкурс ике этапта узачак. Беренче булып катнашучыларны сайлап алу, тест үткәрү һәм онлайн кейслар чишү үткәрелә. Иң яхшылары конкурсның икенче этабына сайлап алыначак, ул белем бирү программасы һәм остазлар белән эш алып барачак. Катнашучыларга үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр башлыклары, республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре тапшырачак. Конкурсантлар шулай ук республиканың һәм илнең сәнәгать компанияләре һәм инновацион инфраструктурасы эшчәнлеген өйрәнәчәкләр.

Татарстанда «Үсеш локомотивлары» партия проектының координаторы, конкурсның экспертлар советы рәисе булып РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тора.

Конкурсның финалында әйдәп баручы предприятиеләрдән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан кейс-чемпионат узачак. Башлангыч этапта катнашу өчен 17 декабрьгә кадәр lokomotiv-tatarstan.com сайтында гариза тутырырга кирәк.

Дүшәмбе, 10 декабрь 2018, 15:40