Мы в социальных сетях

Бүген «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын тагын өч компания алды, шундыйлардан: «ХАЙЕР ИНДАСТРИ РУС», «Автократ «Бораулау җайланмалары заводы» һәм «Чоко Рай» компанияләрен атап үтәргә була. Инвестицияләрнең гомуми күләме 8 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, биредә 1 меңнән артык яңа эш урыннары  планлаштырыла.

Беренче резидент – хәзерге вакытта суыткычлар һәм кер юу машиналары җитештерү буенча эшчәнлек алып бара торган Haier компаниясе. Бу юлы Кытай заводы көнкүреш техникасы (телевизорлар, суыткыч һәм кухня җиһазлары) производствосын эшләтеп җибәрү өчен хупланган. Haier компаниясенең яңа предприятиесенә якынча 7 млрд сум кертәчәк. Яңа завод 820 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк, уртача хезмәт хакы 42 мең сум. Продукцияне Россиягә һәм БДБ илләренә җибәрү, киләчәктә Европа базарына чыгу планлаштырыла.

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш икенче резиденты – «Автократ «Бораулау җайланмалары заводы» ҖЧҖ скважиналар ремонтлау өчен күтәрткеч агрегатлар җитештерәчәк. Инвестицияләр суммасы –163,5 млн сум. Анда 36 мең сумнан артык хезмәт хакы белән 134 эш урыны булачак .

Уртача хезмәт хакы 36,5 мең сум булган 93 эш урыны булдырачак өченче резидент –«Чоко Рай» ҖЧҖ. Компания мини-десерт җитештерәчәк. Кертемнәрнең гомуми суммасы 670,6 млн сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, яңа предприятиеләр барлыкка килү белән, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә резидентлар саны 32гә җитте.

Россиядә алгарышлы үсеш территорияләре булдыру – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик инициативаларының берсе. 2014 елда «Россия Федерациясендә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре турында» Федераль закон кабул ителде. Владимир Путин моношәһәрләр өчен ТОСЭР статусының мөһимлеген аерым ассызыклады һәм әлеге эш Россия икътисады үсеше өчен төп әһәмияткә ия. 

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрь 2018, 11:00