Мы в социальных сетях

Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Чаллы шәһәренең 40 гаиләсенә сертификатлар тапшырды.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булу мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийны бетерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргә ана капиталы акчаларыннан ай саен куллану мөмкинлеге алу.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 15:57