Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Яшь буынның кеше капиталын саклауга, формалаштыруга һәм туплауга юнәлдерелгән, яшьләр белән эшләүнең перспектив стратегияләре» шәһәр конференциясенең беренче этабы узды. Конференциядә 200 кеше катнашты. Болар – яшьләр сәясәте учреждениеләре, шәһәр Башкарма комитеты аппараты һәм идарәләре белгечләре, укучылар, студентлар, яшьләр иҗтимагый оешмалары әгъзалары, шәһәрнең яшьләр белән эшләүче төрле ведомство белгечләре.

Конференциянең икенче этабы декабрьдә узачак, анда автокалада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру стратегияләрен эшләү буенча эшлекле уен һәм дискуссия платформасы үткәреләчәк.

Шәһәр конференциясе нәтиҗәләре буенча хәзерге этапта шәһәр яшьләренең иң актуаль проблемалары һәм аларны хәл итүдә яшьләрнең катнашу ысуллары ачыкланды, яшьләрне социаль практикаларның төрле төрләрендә катнашуга җәлеп итү ысуллары каралды.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 16:54