Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Шәһәр Советының ике даими комиссиясенең уртак утырышы узды: социаль-икътисади үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча; шәһәр төзелеше буенча, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре турында әңгәмә узды. Депутатлар Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә 2019 елга, шулай ук 2020 һәм 2021 еллар план чорына шәһәрнең төп финанс документы турында фикер алышуны дәвам иттеләр. Утырышта шәһәр бюджеты проектын төзүнең нигезе булып торган 2019-2021 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы да каралды.

Комиссияләрнең алдагы утырышында депутатлар яңа редакциядә исәпкә алынган фараз планы буенча берничә тәкъдим кертте.

Прогноз планы буенча доклад белән Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады.  Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы ел бәяләве буенча тулай территориаль продукт күләме 200,4 млрд сум булыр дип көтелә, бу чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итә. 2019 елга – 211,7 млрд сум; 2020 елга – 222,5 млрд сум; 2021 елга – 235,1 млрд сум булыр дип көтелә.  Тулаем территориаль продукт формалаштыруны икътисадның төп секторлары тәэмин итәчәк: сәнәгать, төзелеш, транспорт, элемтә, күпләп һәм ваклап сату.

2019 елга шәһәр буенча сәнәгать продукциясе күләме 347,3 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы 105,1% планлаштырыла. 2020 елда сәнәгать продукциясе күләме 376,8 млрд сум, 2021 елда – 406,9 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы 105,3% һәм 105,5% тәшкил итәчәк. 2019 елда «КАМАЗ» ГАҖ 38610 йөк автомобиле чыгарырга фаразлый.

Агымдагы ел азагына төп капиталга инвестицияләр күләме 51,9 млрд сум булыр дип планлаштырыла, бу узган ел дәрәҗәсендә. 2019, 2020 һәм 2021 елларга Яр Чаллы шәһәре бюджеты проектын Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Ирина Сәгыйдуллина җиткерде.

Утырыш барышында башка мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Шәһәрдә дефицит сизелә торган техник кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде. Аларга ихтыяҗ әле алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан яңа производстволар ачылу белән бәйле рәвештә арта гына барачак.

Шулай ук депутатлар яңа микрорайоннарда яшүсмерләр клублары булмавын билгеләп үтте һәм яшьләрнең мәшгульлеге уңаеннан борчылуларын белдерде. Алар, шул исәптән муниципаль-шәхси партнерлыктан файдаланып, торак йортларның беренче катларында заманча клублар оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттеләр.

Чәршәмбе, 28 ноябрь 2018, 18:00