Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 ноябрь көнне 9:00 сәгатьтә Яр Чаллыда «Һәрвакыт булсын кояш!» дип исемләнгән 20 нче инвалид балалар сәнгать иҗаты шәһәр фестиваленең район туры узачак. Фестиваль кысаларында Автозавод районында 86нчы «Өмет» мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләрнең конкурс эшләре смотры узды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар «Театр осталыгы» номинациясендә чыгыш ясадылар.

Чараны оештыручылар билгеләп үткәнчә, үзенчәлекле балалар арасында катнашучылар саны ел саен арта бара, алар башкарган иҗади номерларның сыйфаты да үсә. Быел фестивальдә катнашырга физик мөмкинлекләре чикләнгән 140 тан артык бала теләк белдергән. Бу шәһәрнең 87,86,75,68 коррекция мәктәпләре укучылары, шулай ук «Пчелка» балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда, 7 нче сәнгать мәктәбендә, «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә һәм 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда тәрбияләнүчеләр.

Фестивальдән тыш, Автозавод районында инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия акцияләре дә планлаштырыла: «Игелек бүләк итәм», «Балалар - балаларга» – (тимурчылар отрядларының балалар янына баруы), «Кайгырту» (ялгыз яшәүче инвалидларга бару һәм район мәдәният учреждениеләрендә спектакльләр, тамашалар, күргәзмәләр карау).

Җомга, 30 ноябрь 2018, 08:27