Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. 20 чаллылыга сертификатларны шәхсән шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды: "Чаллылыларның гаиләләрендә икенче, өченче балалары туу куанычлы. Туучылар саны буенча Яр Чаллы республикада лидерлар рәтендә. Ил җитәкчелегенең балалары туган гаиләләргә ярдәм итүе дә сөендерә. Без 2007 елда 250 мең сумлык сертификат бирә башладык, бүген бу сумма 453 мең сумга кадәр артты. Мин дә гаилә башлыгы, әти, оныкларым үсеп килә. Әлбәттә, балалар – зур бәхет. Барлык әниләребезгә дә гаилә бәхете, сәламәтлек, чиксез түземлек телим. Сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз шәһәребезнең, күпмилләтле, тату республикабызның һәм зур илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен."

Гөлнара Заһидуллина 40 меңенче сертификат иясе булды. Гаилә өч бала тәрбияли.

Ана (гаилә) капиталына сертификат икенче, өченче һәм аннан соңгы бала тапкан гаиләләргә бирелә. Хәзерге вакытта аның  күләме 453 026 сумны тәшкил итә. Чаллы гаиләләренең 80%ы сертификатны торак сатып алуга юнәлтте. Торак шартларын яхшыртудан тыш, ана капиталы акчаларын баланың (балаларның) белем алуына, әнисенең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерергә мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрь 2018, 12:42