Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында 2018 елның тугыз ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов доклад белән чыгыш ясап, "Росалкогольрегулирование" үткәрә торган алкоголь базарының федераль рейтингында Татарстан 18 нче урында тора, ә Идел буе федераль округы субъектлары арасында республика беренче урында тора, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта республикада хисап чоры нәтиҗәләре буенча лидерлар арасында – Яр Чаллы, Лаеш районы һәм Казан.

Контроль-инспекция эшчәнлеген оештыруда «Халык контроле» мәгълүмат системасы мөһим урын алып тора, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы. 2018 елның тугыз аенда гражданнардан барлык 45 муниципаль берәмлектән 1247 мөрәҗәгать керде. Гомумән алганда, закон бозулар турында мәгълүмат 410 мөрәҗәгать буенча расланды. Шулай итеп, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чараларның нәтиҗәлелеге 33% тәшкил итте. Быел расланган мөрәҗәгатьләр өчен республика халкына 694 мең сум акча түләнгән.

Пәнҗешәмбе, 29 ноябрь 2018, 13:51