Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда ИТ-парк мәйданчыгында "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы үз эшен башлады. Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә пленар утырыш үтте.

Форумда катнашучыларны сәламләп, республика башлыгы бердәмлекнең, туган телне һәм татар халкының милли-мәдәни традицияләрен саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Президент татар телендә чыгыш ясады. "Сезне Татарстанда күрүемэ бик шат. Мондый эш формасын табуыбыз начар түгел дип саныйбыз. Бу яңа очрашулар, яңа танышулар, үсеш потенциалы бирә. Бер очрашу –  үзе бер гомер. Безне барыбызны да безнең тамырларыбыз, милли телебез һәм мәдәни традицияләр берләштерә.

Ватандашларыбыз кая гына юл тотмасын, алар бер-берсе белән очрашырга һәм аралашырга вакыт табачак. Мөмкинлек булганда сез ниндидер мәсьәләләрне хәл итәргә тырышасыз, үз максатыбызга ирешү җаен табасыз. Сезнең берегез дә эшсез утыра торган кешеләр түгел. Һәрберегезнең үз бизнесы бар. Акча эшләү мөмкинлеге табасыз. Безнең Сезнең белән фикерләребез һәм идеяләр уртак. Киләчәк буын безнең эшне лаеклы дәвам итәр дип ышанабыз".

Президент белән очрашу барышында Форумда катнашучылар төрле тармакларда бизнес булдыру тарихы белән уртаклаштылар. Бу – транспорт-логистика хезмәтләре, ИТ-тармак, медицина һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кайбер әйтелгән идеяләр һәм тәкъдимнәр игътибарга алынды.

"Татарстанның эшлекле партнерлары" форумына Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән һәм 11 чит илдән бизнес-берләшмәләр һәм милли мәдәни оешмалар вәкилләре килде.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 15:00