Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Кытайның Haier компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Кытай партнерлары делегациясен Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сун Чжэньху һәм «Хайер Апплаенс Рус» заводы директоры Ван Шоужун тәкъдим итте.

Очрашу вакытында яклар хезмәттәшлекнең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар. «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сун Чженьхуа Haier Россиядә, проект егәрлекләрен арттырып, актив үсеш алуы турында сөйләде. Хәзер Чаллы суыткыч җиһазлары чыгару заводы Россиядә эре көнкүреш техникасын сату күләме буенча лидерлар өчлегенә керә (LG һәм Indesitтан соң). Моннан тыш, Кытай җитештерүчеләре кер юу машиналарының заказлары белән тәэмин ителгән инде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, техника җитештерү заводын 2019 елда ачу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Чаллының Haier заводында якынча 600 кеше эшли. Киләсе елның язында хезмәткәрләр санын 900 гә кадәр арттыру һәм эшне ике сменада җайга салу планлаштырыла. Кер юу машиналары заводыннан тыш, 2019 елда телевизорлар җитештерү заводын эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

«Бу - 820 эш урыны, 7 млрдтан артык инвестицияләр, алар шәһәргә яңа компетенцияләр китерәчәк. Шәһәр беркайчан да көнкүреш техникасын чыгару белән шөгыльләнмәде. Бездә автомобиль һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш, энергетика өлкәсендә югары компетенция бар. Бу - шәһәр икътисадын диверсификацияләү процентын арттырырга мөмкинлек бирәчәк башка тармак», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. 

1000нән артык кешене эшкә урнаштыру мөмкинлегеннән тыш, Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек автокалада кече һәм урта бизнес үсешенә дә ярдәм итә. Чаллы предприятиеләре Haier сәнәгать паркы өчен кирәкле комплектлау, детальләр җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр булачак.

Кытай җитештерүчеләре «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә көнкүреш техникасы җитештерүне башлап җибәрүдә дә хуплау алды. Мэр «Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сун Чженьхуа алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә потенциаль резидентларының гаризаларын карау буенча комиссия утырышында уңышлы чыгыш ясавын билгеләп үтте һәм аның рус телендә аралашуының яхшыруын ассызыклады. 

Очрашу ахырында Наил Мәһдиев кунакларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 09:13