Мы в социальных сетях

13 декабрьдә 10:00 сәгатьтә  «Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү алып барыла» дигән интеллектуаль-мәгълүмати квест узачак. Анда 14 яшьтән 30 яшькәчә булган югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашачак. Командада алты уенчы булырга тиеш. Әлеге чараның максаты булып студентларның игътибарын коррупция проблемаларына җәлеп итү һәм яшьләрнең интеллектуаль ял итү формаларын популярлаштыру тора.

Катнашучылар алдында чын детективлар булу һәм чынлыкта кем коррупционер булуын ачыклау тора. Биремне тиз арада һәм төгәл үтәгән командалар - истәлекле бүләкләр һәм дипломнар, ә калганнары катнашучы сертификатлары алачак. Квестта катнашу өчен 7 декабрьгә кадәр электрон почтага gsschelny@mail.ru гариза җибәрергә кирәк. Бу көнне шулай ук «Намуслылар буыны» коррупциягә каршы тематикага шәһәркүләм эшләр конкурсының җиңүчеләрен һәм призерларын игълан итәчәкләр.

Якшәмбе, 9 декабрь 2018, 10:23