Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты WorldSkills стандартлары буенча  югары уку йортлары арасында II Илкүләм һөнәри осталык чемпионатында алтын медаль алды. Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты филология факультетының бишенче курс студенты Алинә Мәҗитова «Төп һәм урта мәктәптә укыту» компетенциясендә иң яхшысы дип табылды. Әлеге компетенциядә эксперт комиссиясе катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән класстан тыш чара, уку дәресләре үткәрү, педагогның әти-әниләренә видео-мөрәҗәгате буенча бәя бирде. Икенче көнне чемпионат конкурсантлары интерактив лекция күрсәттеләр һәм педагоглар советында педагогик проблеманың чишелешен карадылар.

Конкурс 44 компетенция буенча узды, финалда Россия Федерациясенең 43 субъектыннан 93 югары белем бирү оешмасы катнашты. Россиянең 30 регионыннан конкурсантлар чемпионат медальләренә ия булдылар.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 11:10