Пәнҗешәмбе, 25 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россия дәүләте, хокук, икътисад һәм җәмгыять: үсеш проблемалары һәм юллары»I Бөтенроссия студентлар фәнни-гамәли конференциясе Яр Чаллы шәһәренең «ТИСБИ»Идарә университетының Яр Чаллы филиалында узды. Чарада Яр Чаллы, Әлмәт, Белгород студентлары катнашты.

Конференция 4 секция буенча оештырылган иде: «Юридик фәннәр», «Гуманитар фәннәр», «Икътисадый фәннәр», «Менеджмент». Чара программасы пленар утырыштан, секцияләр эшеннән һәм нәтиҗәләр чыгарудан гыйбарәт булды.

Студентлар актуаль темаларга докладлар әзерләделәр. Алар арасында: «Россиядә экстремизм проблемасы», «Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү шарты буларак пенсия реформасы», «Тәэмин итү чылбырлары белән интеграцияләнгән идарә итүне оптимальләштерү» һәм башка әһәмиятле темалар күтәрелде.

С. Сабанин, В. Шишкина, А. Самаркина, С. Арбузова I дәрәҗә дипломга лаек булды; II дәрәҗә – А. Варсегов, В. Теслюк, Н. Тимофеева, М. Хисаметдинова Н. Параскив; III дәрәҗә – Ш. Абдуллаев, К. Ледяйкин, В. Безрукова, А. Разиев лаек дип табылдылар.

Сишәмбе, 27 ноябрь 2018, 10:15