Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Татарстанның эшлекле партнерлары» Бөтендөнья форумы уза. Әлеге масштаблы чара автокаланың ИТ-паркында Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән һәм 11 чит илдән бизнес-берләшмәләр һәм милли мәдәни оешмалары вәкилләрен үзенә җыйды.

Бизнес-форум 13нче тапкыр үткәрелә. Чараның төп максаты-регионара сәүдә-икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә татар-башкорт диаспорасы ассоциациясе башлыгы, эшмәкәр Ислам Шәңгәрәев татарстанлыларга, шул исәптән чаллылыларга да эшкә урнашуда ярдәм итә:

«Чаллы белән без хезмәттәшлек итәбез, яшьләр бездә эшли, тәҗрибә туплыйлар. Без моның өчен барлык шартлар тудырабыз. Кемдер үсә, тәҗрибә туплый һәм алга таба китә, күченә, башка илгә китә. Моның өчен Яр Чаллыга зур рәхмәт. Биредә бик талантлы кешеләр яши. Ярдәмчеләрдән, ассистентлардан алып бухгалтерларга, финанс директорларына, җитәкче вазыйфаларга кадәр төрле белгечлектә эшләүчеләр. Мондый форум тәҗрибә уртаклашу өчен өстәмә элемтәләр һәм Татарстан Республикасын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тәкъдим итү өчен мөмкинлекләр бирә. Без моның өчен төрле продукцияне чит илдән чыгару һәм экспорт белән шөгыльләнүче компанияне махсус ачтык. Мин Татарстаннан Гарәп Әмирлекләренә медицина җиһазлары һәм азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү бик перспективалы дип уйлыйм».

Форумда катнашучылар белдерүенчә, бизнес алып бару белән беррәттән Татарстаннан читтә татар халкын берләштерү белән дә шөгыльләнәләр. Италиядә татар диаспорасы президенты Лилия Шәйхиева билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы очрашулар мәгълүмат алмашу өчен дә, татар эшмәкәрләре берләшмәсе өчен дә файдалы: «Италиядә 400 татар яши. Без ким дигәндә елга бер тапкыр очрашабыз. Быел беренче тапкыр Болоньда Сабантуй оештырдык. Анда 200гә якын милләттәшебез катнашты».

Форум делегатлары үзара аралаша һәм чараның беренче көнендә уртак проектлар буенча фикер алыша алдылар. Пленар утырыш кысаларында партнерлык оештыру, уртак бизнес-проектлар булдыру буенча үз тәкъдимнәрен Әстерхан өлкәсе, Төмән, Нижневартовск, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Казахстан эшмәкәрләре белдерделәр.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 14:58