Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэриясендә «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында» шәһәр Советы карары проекты буенча җәмәгать тыңлаулары узды. 

Тыңлауларда 128 кеше катнашты: Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, җәмәгать үзидарәләре территорияләре вәкилләре, шәһәр Студентлар советы вәкилләре,  шәһәр Укучылар Советы депутатлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре.

Тыңлауларны Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова үткәрде.

Шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында шәһәр Советының оештыру-аналитик һәм хокукый эш идарәсе башлыгы Лилия Әдхәмова сөйләде. Ул шәһәр Уставының республика һәм федераль закон актларына туры китерелүенә басым ясады.

Мәсәлән, хәзер Башкарма комитет Җитәкчесе халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгатьчелекнең фикер алышуларын үткәрүне башлап җибәрергә мөмкин. Башкарма комитет компетенциясенә өстәмә рәвештә муниципаль милектә булган мәдәни мирас объектларының инвалидлар өчен үтемлелеге шартларын тәэмин итү мәсьәләләре кертелде. Шулай ук башка төзәтмәләр дә кертү тәкъдим ителә. Алар барысы – 11.

Уставка өстәмәләр шәһәр Советы утырышында депутатлар карар проектын раслаганнан соң һәм алар Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә ия булалар.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 16:32