Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Һәрвакыт булсын кояш!» сәнгать иҗаты фестивале бүген Автозавод районында булды. Фестиваль автокалада 20 нче тапкыр уза. Быел анда районның коррекция мәктәпләренең 200 дән артык сәләтле баласы, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае каршындагы Мәрхәмәтлек Ордены, «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар катнашты. 7 нче балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә яшь талантлар вокал, инструменталь, хореография сәнгатендә, шулай ук сәнгатьле укуда үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. 

Фестиваль кысаларында катнашучыларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды. Жюри хөкеменә 100дән артык эш тәкъдим ителде: рәсем сәнгате, декоратив-гамәли иҗат предметлары.

Барлык артистлар һәм кул эшләре осталары дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм «Акульчев» ҖЧҖнән татлы күчтәнәчләр алдылар. Талантлы балаларны әзерләгән өчен педагоглар аерым рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде.

Фестиваль җиңүчеләре Автозавод районы данын 10 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак Гала-концертта яклаячак.

Җомга, 30 ноябрь 2018, 15:50