Мы в социальных сетях

“Кванториум” балалар технопаркында мәктәп укучылары өчен 3D-модельләштерү буенча фәнни-техник проектларның беренче региональ конкурсы узды. Аддитив технологияләр экспертларына үз проектларын тәкъдим итәргә бөтен Татарстаннан катнашучылар килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елдан Яр Чаллы «Кванториум» «3D-мәгариф өлкәсендә инновацияләр кертү» Россия ассоциациясенең төбәк ресурс үзәге булып тора һәм 3D-модельләштерү буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабын уздыра.

Ярыш нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге төркемдә (14-18 яшь) җиңүчеләр булдылар: 1 урын - Артур Акманов, Илья Будник, Егор Усков, Радэль Гурьев «Hand for help (Ярдәм кулы)», Алабуга шәһәре Балалар иҗаты үзәге һәм 10 нчы мәктәп; 2 урын - Елизавета Леванова, Михаил Шадрин, Түбән Кама шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы; 3 урын - Анастасия Ежова, Ангелина Ильина «Завод механизмнарын өйрәнү өчен көймәләр моделе», Кванториум «балалар технопаркы.

Кече яшьтәге төркемдә (10-13 яшь) җиңү яуладылар: 1 урын - Даниил Кузьмин (Яр Чаллы шәһәре, 30 нчы мәктәп макеты); 2 урын - Руслан Абдуллин («Алмаш канатлар белән белән планермакеты», Яр Чаллы шәһәре, «Кванториум»); 3 урын - Адель Бубеков, Денис Маржин («Летучий голландец» таган проекты, «Кванториум»).

Җомга, 30 ноябрь 2018, 17:27