Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Чит ил студентлары форумы-2018» узды. Анда Яр Чаллы мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 100 чит ил студенты катнашты.

Форум кысаларында чит ил гражданнары белән эшләү буенча экспертлар белән түгәрәк өстәл узды. Алар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Сергей Викулов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Рәсим Хафизов, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина, шәһәр студентлар советы рәисе вазифаларын башкаручы Денис Идрисов бар иде.

Форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рәсим Хафизов шәһәр, аның өстенлекләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген шәһәрдә 800дән артык чит ил студенты белем ала.

Түгәрәк өстәлдә чит ил студентларына үз сорауларын бирергә һәм аларны экспертлар белән бергә хәл итәргә мөмкинлек бирделәр. Студентлар өчен Россия гражданлыгы алу, эшкә урнашу, ялны көйләү һәм оештыру, шулай ук социаль ташламалар һәм стипендияләр, комендант сәгате, медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү буенча актуаль мәсьәләләр яңгырады. Форум башланганчы «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре студентлар өчен танышу тренинглары үткәрделәр. Чарада катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Форум программасы чит ил студентларын үстерү һәм социальләштерүгә юнәлдерелгән иде. 

Шимбә, 1 декабрь 2018, 11:43