Мы в социальных сетях

Көзге-кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү әһәмиятле һәм актуаль мәсьәлә булып тора, бигрәк тә боз катуга кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» вакытында Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Яр Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Әбүзәр Ногманов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы шәһәре буенча су объектларында профилактик эш алып барылуга карамастан, 2018 елда һәлак булучылар саны артты. Әйтик, агымдагы елда Татарстан Республикасы территориясендә 93 кеше батып үлгән, шуларның алтысы - балалар. 58 кеше коткарылган, шуларның тугызы - балалар. Шушы вакытта автокалада сигез кеше батып үлгән.

«Боз кату вакытында кешеләр үлеменең төп сәбәпләре: бозга балык тотарга яратучыларның чыгуы, гражданнарның боз өсте буйлап автомобильләрдә хәрәкәт итүе, бозда җәяүлеләр юлыннан файдалану, ә балалар ата-аналар һәм өлкәннәр тарафыннан контроль булмау аркасында һәлак була», - дип билгеләп үтте Әбүзәр Ногманов.

Шәһәр территориясендә кешеләр күпләп бозга чыга торган сигез урын, дүрт җәяүлеләр юлы һәм бозга автотранспортның ике киселеше урнаштырылган. Көн саен дәүләт инспекторлары боз калынлыгын үлчәү буенча патрульгә чыгалар. Бүгенге көндә сулыкларда боз калынлыгы 8-15 см тәшкил итә.

Докладчы чыгышына кушылып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев кышкы балык тоту вакытында кешеләрнең һәлак булуын булдырмау өчен шәһәр халкы белән профилактик эшне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. «Узган ел без 7 кешене югалттык, быел – 8. Бу - кешеләр бит! Республикада 93 кешене болай гына җирләделәр... Бу бит кемнеңдер уллары, әтиләре, якын туганнары…», - диде ул.

«Без кешеләр белән кышкы балык тотуда булган хәлләргә битараф кала алмыйбыз», – диде Наил Мәһдиев, массакүләм мәгълүмат чараларын профилактик мәгълүматны, шул исәптән кисәтү характерындагы видеороликларны активрак урнаштырырга чакырып. 

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 09:45