Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты кысаларында шәһәр агломерациясенең транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү программасы буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Чара Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев рәислегендә үтте.

Ул 2011-2018 еллар чорында төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан шәһәргә юлларны ремонтлауга 9 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелүен сөйләде. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы эшләр» проектын гамәлгә ашыру 2017 елда башланды. Агымдагы елда әлеге программа кысаларында шәһәргә 1 млрд 460 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Транспорт-эксплаутация күрсәткечләренә таләпләрне үтәүһәм юлларның торышы, транспорт һәм җәяүлеләрнең куркынычсыз хәрәкәте өчен, шәһәр объектларының гамәлдәге торышын торгызу буенча чараларны башкару зарур. Бу-Әлмәт тракты (озынлыгы 2,6 км, мәйданы 59,800 кв.м.), Муса Җәлил проспекты (озынлыгы 4,2 км, мәйданы 96,600 кв. м.), Яр Чаллы проспекты (озынлыгы 4,8 км, 145,114 кв. м), Тынычлык проспекты (озынлыгы 6,2 км, 208,812 кв. м.).

«Санап үтелгән барлык объектлар канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Алар буенча ремонт 2011, 2008 елларда һәм элегрәк үткәрелгән. Өске катламны торгызу таләп ителә. Әлеге объектлар буйлап асфальт-бетон өслеге җимерелгән, борт ташы да шул ук хәлдә яки тулысынча юк», – дип билгеләп үтте үз чыгышында бәйсез эксперт Элина Бутырская.

Аның сүзләренә караганда, җирле юлларны норматив хәлгә китерергә кирәк. Моннан тыш, кайбер участокларда җирле юлларны бушату өчен керү һәм чыгу урыннарын яңадан төзү зарур. Мәсәлән, бу 7 һәм 11 комплекс районнары, анда җиңел транспорт концентрациясе җитәрлек һәм төп проспектларга өстәмә чыгу юк. Трамвай кичүләре заманча резин өслекле түгел, бу да хәрәкәт сыйфатын киметергә ярдәм итә. Шәһәрнең магистраль тротуарларына да ремонт кирәк.

Узган ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары билгеләнде. Алынган мәгълүматлар шулай ук проектны эшләгәндә исәпкә алынды.

«Сез барыгыз да нинди нәтиҗә булуын күрәсез: юллар шактый ышанычлы дәрәҗәдә. Сезнең күбегез автомобиль хуҗалары, күрүегезчә, ел саен юл катламының сыйфаты яхшыра. Моның өстендә Россия Федерациясе эшли, Безгә Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бик булыша, шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев юллар югары дәрәҗәдә булсын өчен күп эш башкара. Шуңа күрә 2019 ел да искәрмә булмаячак. Тиешле срокларда ремонт үткәрү һәм югары сыйфатка ирешү өчен күп көч куячакбыз», - дип нәтиҗә ясады Илья Зуев.

Барлык яңгыраган сораулар һәм кисәтүләр исәпкә алыначак һәм карар кабул итү өчен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы адресына җибәреләчәк.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 12:13