Мы в социальных сетях

5 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда «Россия өчен» Халык фронты» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә «Без - бергә!» исеме астында хәйрия ярминкәсе уздырыла.

Ярминкә кысаларында мастер-класслар, күргәзмә-сату оештырылачак, анда теләге булган һәркем физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан гомуми игелекле эшкә өлеш кертә алачак. Күргәзмә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлекчәсе үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барачак.

15:00 сәгатьтә мәдәният сарае сәхнәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт программасы узачак, аның кысаларында хәйрия ярминкәсеннән җыелган барлык акчалар физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 13:23