Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Яңа ел бүләк ит!» хәйрия акциясен башлап җибәрә. Анда теләгән һәр кеше әти-әнисе авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен уенчык яки тәм-том алып килә ала.

Яңа ел капчыгына тәм-томнар, уенчыклар, уеннар, конструкторлар, спорт инвентаре, балалар китаплары һәм башка әйберләр кабул ителә. Барлык җыелган бүләкләр алга таба гаиләләргә тарату өчен Изге-Вознесение соборына тапшырылачак.

Бүләкләр 27 декабрьгә кадәр җыела. Музей холлында тартмалар урнаштырылган: теләгән һәркем балалар өчен үзенең сюрпризын калдыра алачак.

Дүшәмбе, 24 декабрь 2018, 11:22