Мы в социальных сетях

"Олимпия" резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбенең 23 укучысы йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә чыгыш ясады. Ярышлар Казанның «Акчарлак» бассейнында узды һәм анда 500 йөзүче катнашты.

Спорт ярышларында спорт мастерлыгына кандидат нормативларын Егор Васильев, Егор Рыков, Ралина Гыйләҗева, Михаил Кондратьев башкардылар. Беренче өлкән разрядны Полина Вотинова, Камил Гәрәев, Альбина Сираева алды.

Софья Рычкова баттерфляй стилендә 50 м дистанциядә алтын медаль яулады. Чаллы кызы Ралина Гыйләҗева 50 м га брасс белән йөзүдә 1 урын алды, 50 метрга ирекле стиль белән һәм 100 метрга комплекслы стильдә 2 урын яулады.

Валерия Недушенко 200 метрга аркада йөзү буенча 1 нче урынны алды, 200 метрга комплекслы йөзүдә 2 нче урын, 100 метрга комплекслы йөзүдә 3 нче урын алды.

Егор Васильев баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә алтын, ирекле стиль белән 50 метрга, 100 һәм 200 метрга йөзүдә көмеш медаль яулады. Марат Шәфигуллин 50 метрга аркада йөзү буенча 3 урынга чыкты.

Полина Вотинова 400 метрга комплекслы йөзүдә, Ара Ерицян ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә бронза яулады.

Йөзүчеләр «Олимпийский» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренеры Татьяна Алифашкина,тренер-укытучы Сергей Алифашкин, өлкән тренер - укытучы Оксана Галиева, тренер-укытучы Олеся Крестьянинова, тренер-укытучы Лариса Хяккинен җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 15:20