Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Григорьевна Москаленко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Валентина Григорьевна Белоруссия Республикасының  Гомель өлкәсе Добруш шәһәрендә туа. 1939 елда әти-әниләре белән Карелия Республикасына күчеп килә. 1941 елда гаиләне Волжск шәһәренә эвакуациялиләр, аннан соң гаилә Аташ районына күченә, монда Валентина Григорьевна колхозда төрле эшләрдә эшли. 1944 елда Гомель шәһәрен азат иткәннән соң гаилә туган ягына - Белоруссия Республикасына кайта. Валентина Григорьевна һөнәри училище тәмамлый. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Москаленко Михаил Павловичка кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Чаллы шәһәренә КАМАЗ төзелешенә килә. Ире белән бергә ике бала тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Валентина Григорьевна - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 15:55