Мы в социальных сетях

«Кулга тотыныйк, дуслар» декоратив-гамәли иҗат смотр-конкурсы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырыла. Чараны Үзәк районы администрациясе «Кызыл Тау» мәдәният үзәге белән берлектә әзерләде. Чарада 50 дән артык кеше катнашты.

Конкурста катнашучылар декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә 276 эш тәкъдим итте: бу – агач кисеп ясау, сәйләннән үрү, чигү, бәйләү, фристайл, оригами, рәсем ясау һәм башка техникалардагы эшләр. Моннан тыш, чарага килүчеләр өчен «Кызыл Тау» үзәгенең иң яхшы коллективлары чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 16:17