Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәр судының яңа бинасында Юристлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Конференция залында тармак хезмәткәрләре, җитәкчеләре, ветераннары җыелды. Мөхтәрәм кунаклар арасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, янгын сүндерү бүлеге башлыгы Рөстәм Юмагулов, хәрби комиссар Рәшит Ильясов, Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, шәһәрнең көч структуралары башлыклары бар иде.

Концерт Яр Чаллыда суд барлыкка килү дәверенә багышланган фильм күрсәтү белән башланып китте, анда мэр Наил Мәһдиевның яңа бина төзүгә ярдәм иткән ролен дә билгеләп үттеләр.

«Гадел хөкем йорты барлыкка килүдә катнашкан өчен Наил Гамбәровичка зур рәхмәт. Искиткеч шәп бина килеп чыкты», - дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов, хезмәттәшләрен котлап.

Үз чиратында мэр да игътибарын гаделлеккә юнәлтте: «Автокала шәһәр суды составы - Россия Федерациясендә иң зурлардан берсе. Һәм без бүген сезнең белән бергә бирегә килгән кешеләр дөреслек таба алсын өчен барысын да эшлибез. Сезнең белән безнең бурыч - гаделлекнең тантана итүе», - диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр башлыгы үз исеменнән суд рәисе Ринат Гайфетдиновка һәм хезмәттә яхшы нәтиҗә күрсәткән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Концерт программасы чакырылган артистларның гына түгел, суд хезмәткәрләренең чыгышларын да үз эченә алды. Бүген Чаллы шәһәр судында 43 федераль судья һәм 180 аппарат хезмәткәре эшли.

Дүшәмбе, 3 декабрь 2018, 17:01