Мы в социальных сетях

Чаллылылар Мәскәүдә бәйрәм концертында катнашачак, анда «Россия иреклеләре - 2018»Бөтенроссия конкурсы лауреатлары һәм җиңүчеләре игълан ителәчәк. Чара Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 6 декабрендәге Указы нигезендә иреклеләр (волонтер) елы кысаларында йомгаклау чарасы булачак.

Тантанада танылган актерлар, музыкантлар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак. Чаллыдан Мәскәүгә 10 кеше бара. Алар арасында җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар, иреклеләр, волонтерлар һәм «Нур» яшьләр үзәге, «Орион», «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белгечләре һәм башкалар бар. Форумда Татарстаннан барлыгы 100 кеше катнаша, тагын 25 татарстанлы эшлекле программага җәлеп ителгән.

 «Россия иреклеләре –2018» конкурсының финалистлары арасында «Балалар мәрхәмәтлек ордены» балалар иҗтимагый оешмасы лидеры, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей укучысы Алия Норова «Мөстәкыйль тормышның гади рецептлары» социаль проекты белән «14 яшькә кадәрге балаларга ярдәм»номинациясендә катнашты. Проект авыр патологияле инвалид балаларны гади кулинария ашлары әзерләүгә өйрәтүгә юнәлдерелгән. Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чаллы проекты өченче урынны алды. Конкурста барлыгы 16 меңгә якын проект катнашты. Финал этабына 220 кеше узды.

Тантаналы чарадан добровольцыроссии.рф сайтындаһәм Иреклеләр елы рәсми аккаунтларында (@dobroinrussia)онлайн-трансляция оештырылачак.

Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 08:18