Шәһәр Советының XXVIII утырышы 11 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 405 залында үтәчәк. Президиум утырышының көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелде.
Киләсе утырышта депутатлар 2019-2021 елларга Яр Чаллы шәһәре бюджетын һәм социаль-икътисадый үсеш фаразын, 2019 елга шәһәр Советының эш планын раслаячак, шәһәр Уставына һәм шәһәр комиссияләре составына үзгәрешләр кертәчәк, шулай ук башка мәсьәләләрне караячак.
Шәһәрнең рәсми сайтында http://nabchelny.ru чараның турыдан-туры трансляциясе алып барылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 10:58