Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы кабул итте. Бүген Яр Чаллыда Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин, Радик Җәләев, Мөдәрис Исламгалиев яши. Алар барысы да шәһәрнең Мактаулы гражданнары булып торалар.

Мактаулы чаллылыларны котлап, Наил Мәһдиев аларның үз чорының һәм хәзерге заманның геройлары булуын билгеләп үтте: «Сезнең буын кешеләре авыр тормыш имтиханы тотты һәм сез аны намус белән тапшырдыгыз. Бу чыдамлыкка, чиксез түземлеккә, хезмәт геройлыгына имтихан. Сез – үз чорыгыз һәм безнең заман геройлары».

Бәйрәм өстәле артында танылган чаллылылар КамАЗ төзелеше елларын һәм хезмәт батырлыкларын искә алдылар.

Нигъмәтулла Абдуллин 1981 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. «КамГЭСэнергострой»да аның җитәкчелегендә плотник-бетончылар бригадасы билгеләнгән төзелеш-монтаж эшләрен вакытыннан алда төгәлли һәм алар 40 тапкыр социаль ярышларда җиңүче булалар. Радик Җәләев 1977 елда КАМАЗның беренче чиратын төзегәндә ирешелгән уңышлары өчен,Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Мөдәрис Исламгалиев шулай ук 1977 елда «КАМАЗ»ның беренче чиратын төзегән вакытта планны арттырып үтәгән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 11:56