Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә булды. Мактаулы кунак җәйге иҗат мәктәбендә «Яңа исемнәр» фонды стипендиатларының эш нәтиҗәләре белән танышты. Фонд стипендиатларының берсе автокаланың 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Солтанәхмәтова булды.

Яшь рәссам һәм аның укытучысы Сергей Когогинга картина бүләк иттеләр.

Моннан тыш, мактаулы кунакка “КАМАЗ – шәһәр горурлыгы!” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конкурста сәнгать һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Сергей Когогин җиңүчеләрне котлады, аларга дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 16:20