Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәнүзә Әюпова, Николай Рыкалов, Зинаида Лутаенко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әюпова Фәнүзә Әюп кызы Башкортстан Республикасының Иске Айман авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы Түбән Әлморза авылы мәктәбендә хезмәт куя. 2016 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнә. Фәнүзә Әюп кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләре белән бүләкләнгән.

Рыкалов Николай ДмитриевичКызыл Чаллы авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында ул райпромкомбинатта эшли. 1969 елдан, пенсиягә чыкканчыга кадәрЧаллы нефть эшкәртү станциясендә электрчы булып хезмәт куя.  Николай Дмитриевич өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Лутаенко Зинаида Ивановна Алтай крае Ключи авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында агач эшкәртү фабрикасында эшли. Сугыштан соң гаиләсе белән Томск шәһәренә күчеп китә, анда ательеда тегүче булып хезмәт куя. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә, анда пенсиягә чыкканчы КАМАЗ кунакханәсендә кизү тора. Зинаида Ивановна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярлар Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районыадминистрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул иттеләр. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Иван Шигин, 5, 43, 44 комплексларның ТИҮ рәисләре дә кушылды. 

Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 16:42