Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» социаль-белем бирү проекты кысаларында менә инде бишенче очрашу узды. "Event-Татар Production" event-агентствосына нигез салучы һәм генераль директоры, Чаллы шәһәре КВН Юниор – лигасына һәм Яр Чаллы шәһәре Кама лигасына нигез салучы, хәзерге вакытта Күңелле чаллылылар Клубы Президенты, шулай ук Татарстан Республикасы буенча #КВН чемпионатына нигез салучы һәм директоры Рамил Әгъдиев проектның чираттагы кунагы булды. Очрашу барышында ул Instagram социаль челтәрендәге аккаунт алып бару, популяр шәхес булып формалашу кебек берничә теманы кузгатты. Шулай ук кунак идеаль шәхес формуласының серен ачты, проектта катнашучыларга үзләрен социумда ничек тәкъдим итәргә һәм тирә-юньдәгеләр белән ничек аралашырга кирәклеге турында сөйләде.

Проектның чираттагы кунаклары тагын да кызыклы шәхесләр булачак - 18 декабрьдә "КАМАЗ" ФК вәкилләре һөнәри футбол нечкәлекләре турында сөйләячәк һәм якын арага планнары белән уртаклашачак.

25 декабрьдә этикет, яхшы тонның төп кагыйдәләре, ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы тәртип һәм теләсә нинди шартларда матур булып калу турында Наталья Лызлова сөйләячәк.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 08:42