Автокаланың «Яшүсмер» яшүсмерләр клублары үзәге «3D IQ» шәһәр интеллектуаль уеннары сериясен оештыра. «Бер дулкында» уенының 3нче этабы шәһәрнең өч районында яшүсмерләр клублары базасында узачак: 6 декабрь – Автозавод районында, 7 декабрь – Үзәк районында, 8 декабрьдә Комсомол районында.
«3D IQ» уены үсмерләрнең шәхси һәм иҗади потенциалын ачуга, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында интеллектуаль мәдәниятне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Әлеге чарада шәһәрнең 13-16 яшьлек яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Җиңүчеләр уеннарның барлык этапларында алынган баллар күләме буенча билгеләнәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 09:12