Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге, Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар.

Ел дәвамында Татарстан Республикасының «Форпост» үзәге районнары тарафыннан җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү, хокук саклау органнары белән рейдлар, шулай ук спорт һәм массакүләм чараларда катнашу буенча эш алып барылды.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының иң яхшы үзәге» конкурсының 1 нче категорияле оешмалары арасында, Яр Чаллы шәһәренең «Форпост»ы иң яхшысы дип табылды.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 09:42