Мы в социальных сетях

"Россиянең бөек исемнәре" конкурсына тавыш бирүнең финал этабында катнашу өчен волонтерлар командалары җыелды. Алар гражданнарга конкурс турында мәгълүмат бирделәр, анкета үткәрүдә ярдәм иттеләр, җәмәгать кабул итү бүлмәләренең эшен якладылар, шулай ук тавыш бирү нәтиҗәләрен эшкәртүдә катнаштылар. Гомумән алганда, бөтен ил буенча 10 меңгә якын волонтер җәлеп ителгән, алар тарих һәм туган якны өйрәнү буенча махсус әзерлек узган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыручылар иң яхшы төбәк волонтерлар командаларын билгеләделәр. Җиңүчеләр, шәһәр халкы санына карап, берничә категориягә бүленде. 410 меңнән алып 800 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында иң яхшылары дип Чаллы, Томск һәм Ставрополь командалары табылды.

11 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр россиялеләр рәсми исемнәргә өстәмә илнең 47 аэропортына - күренекле мәдәният, спорт, сәясәт эшлеклеләре исемнәрен сайладылар. "Бигеш" аэропортына Социалистик Хезмәт Герое Николай  Лемаев исемен, ә "Казан" аэропортына бөек шагыйрь Габдулла Тукай исеме бирелде.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 08:13