Мы в социальных сетях

Фестиваль күркәм традициягә әверелде һәм инде унынчы ел үз сәхнәсендә бөтен республикадан иң талантлы һәм оста яшьләрне җыя. Быел фестивальнең географиясе киңәйде, анда бөтен республикабыз буенча яшь талант ияләре катнашты. Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан – Мамадыш, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Тукай, Баулы, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Буа, Кукмара һәм Лаеш районнарыннан 120 гариза кабул ителде.

Гала-концерт программасына әлеге фестивальнең иң матур чыгышлары керде. Концерт программасыннан тыш, чара нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде. «Халкым чишмәсе»ндә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Түбәндәгеләр төрле номинацияләрдә беренче урыннар алдылар:

– «Сәнгатьле уку» - Хәмидуллина Алия (Тукай районы);

–«Вокал»  - «Сердәш» ансамбле (Кукмара районы), Галимуллина Анесса (Кукмара районы), Идиятуллина Алинә (Яр Чаллы шәһәре);

– «Хореография» - «Притяжение» бию коллективы (Мамадыш), Могыйнова Миләүшә (Яр Чаллы);

– «Инструменталь музыка»  - Гайнетдинов Дәниф (Яр Чаллы);

– «Милли костюмнар күрсәтү»  -  «Эра» Мода театры (Мамадыш районы);

– «Милли кул эшләре күргәзмәсе» – Вәлиева Алсу (Яңа Чишмә районы);

– «Чаралар һәм программалар алып баручы»  – Галләмов Айназ (Яр Чаллы).

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 13:49