Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чаллы шәһәренең 45 гаиләсе сертификатка ия булды.

Гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Ана капиталы программасы гамәлдә булган елларда үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм яшь әти-әниләр өчен дәүләт ярдәменең мөһим элементына әверелде. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Чаллыда 40 мең сертификат тапшырылган, 32.595 гаилә төрле юнәлешләр буенча ана капиталыннан файдаланган.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлегенең озынайтылуы, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторийның алынуы, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туачак гаиләләргәана капиталы акчаларын ай саен алу мөмкинлеге.

Сертификат бирү, ана капиталы сертификаты чаралары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Әлеге хезмәттән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталында(gosuslugi.ru)расланган хисап язмасы булган гражданнар файдалана ала. Электрон формада гариза биргәндә клиент хезмәтенә гражданның баруы таләп ителми. Россия Пенсия фонды гражданнар, өйдән чыкмыйча, РПФ хезмәтләре алсын өчен, электрон сервисларны киңәйтүне дәвам итә.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 14:22