Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге гаризаларны карау комиссиясе утырышында, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-иктисадый үсеш территориясенә тагын ике яңа резидент хупланды. Бу - «Графит Плюс»компаниясе. Инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 178 млн сум тәшкил итәчәк. Предприятие 120 кешене эшкә урнаштырачак. Икенче компания – «ЗИАС МАШИНЕРИ ПОВОЛЖЬЕ» ҖЧҖ. Җитештерүгә 66 млн сум акча кертеләчәк. Аның нәтиҗәсендә 31 эш урыны булдырылачак.

Бүгенге көндә алгарышлы социаль-иктисадый үсеш территориясе резидентлары составына 34 предприятие керә.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 13:00