Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ел саен Халыкара инвалидлар декадасы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә. Бүген әлеге акция уңаеннан «Энергетик» мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Бәйрәм кунаклары алдында шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Чарада катнашучыларны Яр Чаллы мэры урынбасары Флера Андреева сәламләде.

Бу акция - җәмгыятьнең игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү өчен күркәм форсат. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булганнарның язмышынабитараф булмаска тиешбез. Без күпмилләтле тату шәһәрдә яшибез һәм бер-беребезгә ярдәм итәргә бурычлы. Яр Чаллыда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган киң күңелле, игелекле кешеләрнең күп булуы шатландыра", - диде ул. Флера Андреева шулай ук физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребезнеңҗәмгыять тормышында катнашырга тулы хокуклары булуын билгеләп үтте. Шул максат белән Яр Чаллыда берничә программа тормышка ашырыла.

Шулай ук кунакларга ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова да мөрәҗәгать итте. Чарада катнашучыларны сәламләп, үзенең эш телефонын җиткерде һәм теләгән һәркем аңа үз проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала, диде.

Социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, Яр Чаллы шәһәрендә инвалидлыгы булган 31280 кеше яши. Алар арасында 1920се балалар, шулардан 1232семәктәп яшендә һәм 688 – мәктәпкәчә яшьтәгеләр.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 17:00