Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе 12нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен «Без барын да булдырабыз!» дигән спорт бәйрәме үткәрде. Бәйрәм традицион разминка белән башланып китте. Эстафета физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус сайлап алынды, аңа эстафета таякчыгын бер-береңә тапшыру, хоккей, кәрҗингә эләгү, ракетка белән йөгерүләр һәм башкалар керә.

Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 17:18