Җомга, 30 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 декабрьдә Чаллының өлкән буын кешеләре өчен «Өченче буын Университеты» социаль проекты кысаларында «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре» факультеты ачылды. Әлеге проект «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасы һәм «ТАНАР» Гаилә клиникасы эгидасы астында тормышка ашырыла. Студентларга сәламләү сүзе белән шәһәр Советы депутаты, Россия пенсионерлары берлеге җирле бүлеге рәисе Эдуард Фәттахов мөрәҗәгать итте.

“ТАНАР” клиникасының баш табибы Лариса Танова "Цивилизация авырулары” һәм аларны профилактикалау турында сөйләде. Клиниканың физик тернәкләндерү буенча белгече Дмитрий Шилов кечкенә генә разминка үткәрде һәм организм өчен хәрәкәтнең роле турында фикер алышу оештырды.

Укулар ике төркем узачак, курс 36 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр атнага ике тапкыр барачак: чәршәмбе көнне 15:00 сәгатьтә «ТАНАР» спорт комплексында һәм шимбә көннәрендә 12:30да «Кызыл Тау» мәдәният үзәге янындагы яр буе паркында.

Дәресләр чәршәмбе көнне төрле профиль табиблары белән әңгәмәдән башлана, аннары мускулларның төрле төркемнәренә күнегүләр ясала.  Дәресләрне терапевтлар, кардиологлар, эндокринологлар, туклану өлкәсендәге белгечләр, психологлар һәм реабилитологлар үткәрәчәк.

«Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге барлык теләүчеләрне дә Өченче буын университетына чакыра.  Гаризалар яңа шәһәр 32/17 һәм 7/20 адресы буенча эш көннәрендә кабул ителә. Уку бушлай.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 10:57