Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда «КАМАЗ-мастер» спорт командасының 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Иртәдән үк команда коллективын шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин һәм команда җитәкчесе Владимир Чагин котладылар.

"Команда оешуга 30 ел тулу-бу инде зур тарих. Команда, чыннан да, легендар, чөнки аның исеме бөтен дөньяга таралган. 30 ел эчендә команда иң көчлесе булды, дөнья ком чүлләрен яулады , күп тапкырлар призер һәм «Дакар» супермарафонының 15нче  тапкыр җиңүчесе булды. Сез безнең горурлыгыбыз!", – дип Флера Андреева команданы котлады һәм яңа җиңүләр теләде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "КАМАЗ-мастер" командасы 1988 елда оеша. Чаллы спортчылары катнашкан беренче рәсми ярыш Польшада "Ельч" раллие булды.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 10:37