Мы в социальных сетях

«Шатлык» яшьләр үзәгендә Иреклеләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чарасы кысаларында агымдагы ел өчен эш нәтиҗәләре игълан ителде. Иң яхшы иҗтимагый оешмаларга лаеклы бүләкләр тапшырылды.

Яр Чаллы медицина көллиятенең «Кояш» отрядына «2018 елның иң яхшы ирекле отряд» исеме бирелде. «2018 елның иң яхшы ирекле проекты» өчен бүләкне Яр Чаллы КФУның «Мәрхәмәтле йөрәк» отряды яулады.  2018 Ел иреклесе дип «Игелек бүләк ит» иреклеләр проекты җитәкчесе Диана Мусина танылды. Волонтерлыкның барлык өлкәләреннән: экологик, социаль, патриотик һәм башка өлкәләрдәге отрядлар бүләкләнде.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары: Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, Башкарма комитетның массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Рената Насеткина, Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Илшат Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 11:34