Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Fischer («Фишер», Австрия) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Очрашуда катнашучылар Татарстанның динамик үсештәге икътисадлы, шулай ук инвесторлар өчен булдырылган инфраструктура белән инвестицион җәлеп итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


Fischer Sports компаниясе спорт товарларын җитештерүдә алдынгы технологияләр һәм эшләнмәләр белән билгеле. Йөгерү чаңгысы җитештерү буенча дөньяда иң зур лидерның баш офисы Рида шәһәрендә (Австрия) урнашкан. Компания йөгерү һәм тау чаңгылары, хоккей өчен инвентарь җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниянең җитештерү куәте Австрия һәм Украинада урнашкан. Компаниягә 1924 елда нигез салына. Fischer Sports GMBH компаниясенең Россиядәге һәм БДБ илләрендә вәкиллеге инде 20 елдан артык уңышлы эшләп килә.

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 15:00