Мы в социальных сетях

«ТИСБИ» Идарә университетының Яр Чаллы филиалы оештырган чарада шәһәр һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 11 нче сыйныф укучылары катнашты.

Сәламләү сүзе белән филиал директоры Рәис Нәҗипов чыгыш ясады. Очрашу спикерлары арасында шулай ук баш югары уку йорты укытучылары – юридик фәннәр докторы Александр Мезяев һәм гражданлык хокукы кафедрасы доценты Сания Миңнеханова да бар иде.

Шәһәр мәктәпләре укучыларына законнарның ничек эшләве, аларны көндәлек тормышта ничек кулланырга кирәклеге турында сөйләделәр. «Сез үз хокукларыгызны һәрвакыт һәм бөтен җирдә белергә тиеш: сатып алган вакытта товарны гарантия буенча кайтарасыз, килешүләр төзисез... », – дип билгеләп үтте спикерлар. Чара ахырында викторина үткәрелде. Укытучыларның сорауларына дөрес җавап бирүчеләр истәлеккә «ТИСБИ» логотибы төшерелгән кәса алдылар.

Пәнҗешәмбе, 6 декабрь 2018, 16:43