Мы в социальных сетях

Чаллыда алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон таләпләрен үтәү буенча сәүдә объектларының чираттагы рейды үткәрелде. Башкарма комитет хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре һәм журналистлар Комсомол районы территориясендәге тукталышларда урнашкан сәүдә павильоннарына иртәнге сигездә бардылар. Кибетләр шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләрнең шикаятьләрен исәпкә алып сайлап алынды. Әйтик, «Техникум» трамвай тукталышында урнашкан «555»  кибетендә (ШЭ Гулиев Ф. А.), «Резон» кибетендә (ШЭ Гусейнова С. Ю.) һәм«Татарстан кунакханәсе» тукталышында, шулай ук «Шәһәр хастаханәсе» тукталышындагы «24 сәгать продуктлар» кибетендә (ИП Галиуллина Р. Р) иртә таңнан сыра сату очраклары ачыкланды.  

Шәһәрдә җәмәгать транспортын көтү урыннарында урнашкан шундый 80гә якын нокта бар. Аларның күбесендә, белгечләр сүзләренә караганда, алкогольле эчемлекләр сату урынында һәм вакытында законда билгеләнгән тыюлар бозыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында»22.11.1995 елдагы 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми: шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортының (гомуми файдаланудагы транспортның) барлык төрләрендә, аның хәрәкәтенең тукталыш пунктларында, ягулык салу станцияләрендә.

Җомга, 7 декабрь 2018, 07:30